23 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Кар һәм көчле җил: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркынычсызлык чаралары турында искәртә
24 ноябрьдә көндез һәм төнлә республиканың көнчыгыш районнарында буран һәм секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил, җепшек кар явуы көтелә.
-
Яңалыклар
Миңнеханов: «Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 10 ел эчендә 13 тапкыр артты»
Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше ун ел эчендә 13 тапкыр үсте һәм 3,3 миллиард АКШ долларыннан артып китте. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы Россия һәм Кытай Техник университетлары форумының пленар утырышында шул хакта хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Патриарх Кириллны орден белән бүләкләде
Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены белән бүләкләү турындагы Указга кул куйган.
-
Яңалыклар
Медведев СВО барышында ни өчен Россиянең атом-төш коралын кулланмавын аңлатты
Билгеле бер хәлләр килеп чыккан очракта, Россия җитәкчелеге атом-төш коралын куллануга хокуклы гына түгел, ә юридик яктан тиеш тә.
-
Яңалыклар
Миңнеханов белән Фурсенко Россия һәм Кытай техник университетлары форумы күргәзмәсен карадылар
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Кытай техник университетлары форумында катнаша. Чараларда шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко да катнаша.
-
Яңалыклар
Казанда Россия һәм Кытайның Техник университетлары форумы уза
22-25 ноябрьдә Казанда Россия һәм Кытайның Техник университетлар форумы уза. Форум Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең (АТУРК)15 еллыгына багышланган.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Мәтәлчек атканда
Үткән атна биржа спекулянтлары өчен зур югалтулар белән тарихка кереп калды. Глобаль базарларда бөек кризисның увертюрасы төгәлләнеп, беренче актка күчү күзәтелә. Җомга көнне Америка фонд базарында ясалма интеллект куыгы шартлады.
-
Яңалыклар
Бәя белешмәлекләрендә бик вак хәрефләр белән язып ничек алдаулары турында аңлаттылар
Товарның чынбарлыктагы бәясен микроскоп аша гына күреп булырдай дәрәҗәдә вак итеп язылган бәя белешмәлекләре сатып алучыны алдау булып тора.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Сатсаң да – зыян, сатмасаң да
Россиянең торак базарында бәяләр төшми. Бу бездә кризис юк дигәнне аңлатмый. Моңа кадәр бәяне өстенлекле ипотека гел югарыга этте. Вазгыять кызык иде: халык, отам дип, аз процентлы кредит ала һәм кыйбатрак түли.
-
МӨҺИМ
Яхшыга булсын: тупланма пенсияне озак вакытлы акча саклау программасына күчерә башлаячаклар
Яхшыга юрыйк: илдә яшәүчеләрнең тупланма пенсиясен озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасына күчермәкчеләр.
-
Яңалыклар
Мошенниклар фотосурәтләрне эшкәртүче кушымта ярдәмендә алдый башлаган
Аферистлар социаль челтәрләрдә фотосурәтләрне эшкәртүче ясалма фәһем-кушымтаны рекламалауга керешкән. Теге яки бу кеше әлеге кушымтаны урнаштырганнан соң, кырыгалдарлар аның телефонына кереп, акча урлый. “РИА Новости”, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
-
Яңалыклар
Татарстан күгеннән пилотсыз очкыч бәреп төшерелде
-
Яңалыклар
Казанда СВО ветераннары гаиләләренә ярдәм турында сөйләштеләр
Казанда Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының җитәкчеләре һәм муниципаль штаб вәкилләре катнашында проект семинары старт алды. Чарада республиканың барлык муниципаль районнары вәкилләре – 60ка якын кеше катнаша.
-
Яңалыклар
Татарстанда БПЛА һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимын гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус кушымтасында хәбәр ителә.
-
Яңалыклар
Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы башлана
Бүген, 23 ноябрь көнне, Казанда XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы үз эшен башлап җибәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.